"Каһарман шагыйрь-Фатих Кәрим"
Патриот шагыйрь — Фатих Кәримнең тууына 115 ел уңаеннан, 2нче номерлы шәһәр китапханәсендә шагыйрь иҗатына багышланган “Каһарман шагыйрь-Фатих Кәрим” дигән күргәзмә эшли. Күргәзмәнең максаты, китап укучыларны, яшьләрне язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; әдәбиятка мәхәббәт уяту; патриотизм, үзебезнең Ватаныбыз каһарманнары белән горурлану хисе тәрбияләү булып тора.