Городская библиотека - филиал № 2

"Милли аһәңле рәссам"

Әхсән Фәтхетдинов – Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты. Рәссамның беренче эшләре – шәһәр һәм авыл пейзажлары, төрле натюрмортлар, портретлар. Ул теге йә бу темага багышланган серияләр иҗат итә. Шундыйларның беренчесе – «Шүрәле» циклы – 50дән артык агач сынны үз эченә ала. Аның икенче сериясе 10 картинадан гыйбарәт. Алар «Тукай шигырьләре», «Халык шагыйре», «Тукай кабере» дип исемләнгән.  Китапханәдә "Милли аһәңле рәссам" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсеннән файдаланучылар язучының тормышындагы фактлар белән таныша алалар. Китап укучыларын көтеп калабыз.