Городская библиотека - филиал № 2

"Бер тамчы җылылык белән җанны җылытыйк"

3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне. Еш кына инвалидларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Әмма, аларның күбесе көчле рух һәм сокланырлык тормыш белән яшиләр, еш кына аларның тормышы күпләргә үрнәк булып тора. Алар тормышны бик яраталар, тормышның һәр көнен кадерлиләр һәр көнгә шатланалар.
  Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, китапханәбездә «Бер тамчы җылылык белән җанны җылытыйк» дип аталган чара үткәрелде.
   Чарага авырлыклар алдында югалып калмыйча, күңелен төшермичә яшәүче, күпләргә үрнәк булган Эльвира Әскәрова килгән иде. Очрашу җылы әңгәмә рәвешендә, дустанә шартларда үткәрелде,
бу көн һәркемгә җылы мизгеллләр бүләк итте. Күңелле чарадан соң алар бергәләп чәй табыны артында сыйландылар.
   Кеше дигән олы исемне йөртү – олы бәхет. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.