Городская библиотека - филиал № 2

"Өч кыз" татар халык әкияте

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әкиятләр тыңларга бик яраталар.
Бүген , 47 нче номерлы «Чиякәй» балалар бакчасында китапханә хезмәткәрләре әниләр көне алдыннан, «Өч кыз» татар халык әкиятен теккән курчаклар ярдәмендә сәхнәләштереп күрсәтте.
Балалар әкиятне тыңлап кына түгел, үзләре дә берсен - берсе уздырып әкиятләр сөйләделәр. Чарабыз ахырында уен да уйналды: бер бала башлаган әкиятне икенчесе дәвам итте. Шулай ук «Әкият исемен уйлап тап» - төрле әкият исемнәрен белү буенча ярышлар да оештырылды.