Городская библиотека - филиал № 2

"Китап хастахәнәсе"

Бүген китапханәдә китапларны ремонтлау буенча  «Китап хастахәнәсе» дип аталган чара  узды. Китапларны вак ремонтлауда ярдәмгә килгән балалар, вакыт узу белән китапханә китапларының картаюлары, укучыларның китаплар белән саксыз куллану аркасында яраксызга әйләнүе турында белделәр.
Кызганычка каршы, китапханә фондында андый китаплар аз түгел. Ләкин китапларны куллану кагыйдәләрен үтәсәң һәм аларны вакытында ремонтласаң, китапларның гомерен озайтырга мөмкин. 
Балалар битләрне бик тырышып һәм җентекләп ябыштырдылар, ремонтка мохтаҗ булган китапларның тышлыкларын тәртипкә китерделәр.