Городская библиотека - филиал № 2

Г.Исхакый "Мөгаллим"

2023 ел “Укытучылар һәм остазлар елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан Г. Исхакыйның «Мөгаллим» драмасы буенча 21 нче мәктәпнең 9нчы класс укучылары белән аралашу сәгате узды. Китапханәче укучыларны Г. Исхакыйның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды һәм «Мөгаллим» драмасын анализлап, видеоязма карап үттеләр.
 Әсәрдә язучы Салих образын үзәккә куйган. Салих образы безне халыкка хезмәт итәргә, аның өмет-хыялларын гамәлгә ашырырга чакыра. Әсәрне укыганда шатлык-кайгылар, борчу-мәшәкатьләр, мәктәп тормышы ачыла.