Городская библиотека - филиал № 2

һөнәр сайлау серләре

Алда юллар-кайсын сайларга?
Нинди һөнәр сайларга? 
  Укучыларга кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына төшендерү максатыннан, 2 нче санлы шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре  «Һөнәр сайлау серләре» дигән темага мавыктыргыч сәгать үткәрде. Тиздән үзләренә дә һөнәр сайларга туры киләчәк өлкән сыйныф укучылары өчен әлеге  чара очраклы гына оештырылмады. Яшь егетләр-кызлар, инде булачак һөнәрне сайларга омтылалар.  Чара барышында  китапханәчеләр барлык һөнәрләрнең дә яхшы һәм кирәк булуын аңлатты, һөнәрләргә багышланган китаплар белән таныштыры.   Укучылар һөнәр төрләре, һөнәр сайлау ысуллары, хәзерге көндә нинди һөнәрләргә өстенлек бирелүе турында мәгълүмат алдылар.
Хәер тормышта кайсы гына юнәлешне сайласалар да, иң мөһиме кеше булып калсыннар, җәмгыятебезгә кирәкле булып үссеннәр иде.