"Бер җылы сүз"
Өлкән буын вәкилләренә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез бик зур. Өлкәннәр көне уңаеннан, 2 нче номерлы шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре өлкән яшьтәге китап укучыларның өенә барып, бәйрәм белән котлап кайттылар.
Олы яшьтәге кешеләргә булган игътибар, бер җылы сүз, аларның күңелләрен җылытып, кәефләрен күтәрде.