М.Мәһдиев "Фронтовиклар" романы
2023 ел – Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде.
Шул уңайдан, 7 нче мәктәпнең югары класс укучылары белән М. Мәһдиевның «Фронтовиклар» романы буенча аралашу сәгате узды.
М.Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романы - чын тормыш мәктәбе.
Әсәрдәге Рушад Сулимовлар, Гата Сәлахиевлар, Нәркисләр, Хәкимҗаннар кебек саф күңелле, балаларны чиксез яратучы укытучылар образлары бирелә.
📙Укучылар чараның беренче өлешендә укытучылар һәм укучылар командасына бүленеп көч сынашты.
📙Икенче өлешендә укучылар М. Мәһдиевның иҗаты белән таныштылар,.
📙Чараның өченче өлешендә М. Мәһдиевнең “ Фронтовиклар” әсәрендәге укытучыга хас сыйфатларны табып, укытучы хезмәтенең авыр якларын билгеләп үттеләр,әсәрдә укытучы белән солдат арасында уртаклыкны таптылар.