Городская библиотека - филиал № 2

Сугыш чоры баласы

Сугыш чорында балалар ничек яшәгән?
2 нче номерлы шәһәр китапханәсендә сугыш чоры баласы Хәмидуллина Гәмбәрия Тимершаех кызы белән очрашу узды.
Без - сугышка кадәр туган балалар - әтисез һәм иписез үстек, авылыбызда йорт саен диярлек бишәр-алтышар балалы тол хатын, балалар яшьләренә карап төрлесе төрле эшләрдә катнашалар, төнлә ат саклыйлар,болында печән чабалар, кыр эшләрендә, урып-җыюда да өлкәннәр белән беррәттән иртә таңнан караңгы төшкәнче эшлиләр дип башлап җибәрде чараны кунагыбыз. Ничек кенә кыен булмасын, авыл халкы фронтка икмәген дә, яшелчәсен, итен, сөтен дә туктаусыз озатып тора. Халык «Барысы да фронт өчен!» дигән чакыруга кушылып, үзен-үзе аямыйча эшләде дип бик дулкынланып сөйләде Гәмбәрия әби. Чара ахырында укучыларга үзенең теләкләрен җиткерде, тынычлыкның кадерен белергә, яу кырында безнең имин тормышыбыз өчен башларын салганнарны, Җиңү алып кайтучыларны онытмаска чакырды.