Городская библиотека - филиал № 2

Сугыш хәтирәләре китап битләрендә

9 Май алдыннан 2 нче номерлы шәһәр китапханәсе 6 нчы мәктәп укучыларына «Сугыш хәтирәләре китап битләрендә» дип аталган күргәзмә-инсталляциягә күзәтү үткәрделәр. Укучылар Ватаныбызның героик үткәне турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр, Бөек Җиңү көненә багышланган сугыш һәм халыкның бөек батырлыгы турындагы китаплар белән таныштылар,
өчпочмаклы солдат хатлары турында һәм Бөек Ватан сугышы елларында хәрби почта нинди булганлыгын тыңладылар, үзләре дә өчпочмаклы хатлар ясадылар, укучылар мондый хатларның ябыштырылмавын һәм маркалар таләп итмәвен белделәр.
Бөек Ватан сугышы турында бик күп китаплар язылган. Алар безгә Җиңүнең нинди кыйммәт бәрабәренә яулануын аңларга, тормышыбызны, кешелеклелекне һәм гаделлекне бәяләргә өйрәтәләр. Күргәзмәгә сугыш чоры фотосурәтләре, фронттан язылган хатлар, сугыш вакытындагы әйберләр куелган. Чарабызның азагында укучыларны солдат боткасы белән сыйладык.