Городская библиотека - филиал № 2

Мәңге яши Тукай

Яз җиткәч, халкыбыз бөек Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтә.  Еллар узган саен без аның иҗатына күбрәк тартылабыз, укучыларыбыз аның әсәрләрен укый, әкиятләрен сәхнәләштерәләр. 
     25 нче апрельдә 2 нче номерлы шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре 38 нче лицей укучылары белән «Мәңге яши Тукай» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Бу чарага «Тукай иленә сәяхәт» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Тукай иҗатына багышланган китаплар күрсәтелде. Китапханә хезмәткәрләре Тукайның иҗаты, тормыш юлы, белән таныштырдылар. Укучылар сәнгатьле итеп Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, башваткыч чишеп, викторина сорауларына  актив җавап бирделәр. 
    Габдулла Тукай кыска гына гомере эчендә гасырларга җитәрлек бай мирас калдырган. Яшь буын шушы мирасны киләчәктә дә югалтмыйча сакласын, бөек шәхесләребезне онытмасын иде.