Городская библиотека - филиал № 2

Табигатьне бел, ярат ,сакла

22 март көнне 2нче санлы шәһәр китапханәсе, 8нче мәктәп укучылары өчен «Табигатьне бел, ярат һәм сакла» исемле экология сәгате үткәрде. Чара электрон презентация күрсәтү белән үрелеп барды.

Әлеге чарада китапханәчеләр тарафыннан укучыларга танып-белү уеннары оештырылды.
Укучылар табигый байлыкларга сакчыл карашның ни өчен мөһим булуы турында тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, экологияне сак­лап калу өчен нишләргә кирәклеге турында үз фикерләрен әйттеләр, экология темасына багышланган китапларга күзәтү ясадылар.