Городская библиотека - филиал № 2

Аулак өй

Аулак өй – халкыбызның борынгылардан килгән йоласы.

10 мартта , 2нче номерлы шәһәр китапханәсендә «Аулак өй» фольклор чарасы булып узды. Чарага китап сөючеләр һәм
«Талир тәңкә» фольклор ансамбленә йөрүче апалар чакырылган иде.

Аулак өйдә кунаклар, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, үзләренең яңа уеннарын тәкъдим иттеп, мәкальләр тыңлап, табышмакларга җавап бирделәр. Берсеннән-берсе уздырып җырлаган күмәк җырлары чараны тагын да ямьләндереп җибәрде. Алар күңелсезләнеп өйдә генә ятмыйча, тормышларын җырлап-биеп уздыралар. Бу күркәм чара яшьләргә генә күрсәтү өчен түгел, олы буынның хәтерен яңартуны да күз алдында тотып үткәрелде. Безгә татар халкының бәйрәмнәрен, йолаларын өйрәнеп каласы, саклыйсы, алар кебек шат күңелле, юмарт, кунакчыл, олы җанлы булып каласы иде.