Городская библиотека - филиал № 2

Солдат булу-Ватанга хезмәт итү

22 февраль көнне 2нче номерлы шәһәр китапханәсе  Н. В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары өчен, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  «Солдат булу - Ватанга хезмәт итү» дип аталган уен программасы уздырды. Чараның беренче өлешендә студентлар әлеге бәйрәмнең тарихы һәм Бөек Ватан сугышы елларында ата-бабаларыбыз башкарган батырлыклары белән таныштылар. Аннары булачак солдатларның көчләрен, белемнәрен, җитезлекләрен тикшереп, «Тизәйткечләр көрәше» «Мәкальне дәвам ит» дигән бәйгеләрдә катнаштылар. Шулай ук егетләр армия темасына багышланган викторина сорауларына җавап биреп хәрби дәрәҗәләрне барладылар.