Тел күрке - сүз, милләт күрке - тел
21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.
Халыкара туган тел көне уңаеннан 2нче номерлы шәһәр китапханәсе, 6нчы мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары өчен «Тел күрке- сүз, милләт күрке - тел» дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче дөньядагы телләр халатен һәм бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, Укучылар мәкальләр, санамышлар әйтеп, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар бирделәр, тизәйткечне сөйләп, , бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзү һ.б. төрле уеннарда катнаштылар.