Городская библиотека - филиал № 2

Без -Җәлил варислары

Күренекле шагыйребезнең тиңдәшсез батырлыгы белән таныштыру, кече яшьтән үк укучылар күнелендә аның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан шәһәребезнең 8нче мәктәп укучыларына герой- шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлап «Без - Җәлил варислары» дип аталган чара узды. Китапханәчеләр шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында кыскача сөйләде, укучылар викторина сорауларына җавап биреп, башваткыч чиштеләр.
Шулай ук әлеге чарада Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган видеопрезентация күрсәтелде.