Городская библиотека - филиал № 2

Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы

2нче номерлы шәһәр китапханәсендә “Һәр җәүһәрдә- халкым тарихы" дип исемләнгән чара узды. Әлеге чара Россиядә мәдәни мирас елы кысаларында үтте. Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, уеннары, тарихы һәм традицияләре белән танышу өчен алтынчы санлы мәктәпнең укучылары чакырылды.Укучылар өчен алдан  "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" дигән күргәзмә әзерләнгән иде. Кызыл башлы сөлге, читек, милли түбәтәй, калфак, чабата һ.б. борынгы җәүһәрләр күргәзмәдә урын алды.Чарада язучы М. Хәлимова "Аулак өй" кич утыруы элек ничек узганлыгын сөйләде. Укучылар "Йөзек салыш" уенында катнаштылар.

Әби - бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын барлыйк. Сандык төпләрендәге рухи ядкарьләребезне ешрак карыйк, аларның тарихы белән кызыксыныйк һәм киләчәк буынга тапшырыйк.