Городская библиотека - филиал № 2

«Иң назлы хисләр чәчәк бәйләме»

Бүген - Әниләр көне! Барлык әниләрне бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз

Бүген, Халык иҗаты йортында әниләр көненә багышланган «Иң назлы хисләр чәчәк бәйләме» дип аталган осталык сәгате узды.
Балаларның һәрберсе үзенең кабатланмас открыткасын булдырды, фантазияләрен кулланып аларны матур итеп бизәде. Кызлар әниләренә булган иң җылы хисләрен котлау открыткаларында белдерделәр.