Мин туган телне яратам
2022 ел Россия халыклары мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Илебездә дус һәм тату булып яшәүче төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре, йолалары, уеннары, тарихы һәм традицияләре белән танышу өчен 2нче санлы шәһәр китапханә хезмәткәрләре , Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә «Мин туган телне яратам» - дип аталган сораулар һәм җаваплар чарасы уздырды. Чарада катнашучы студентларыбыз әби-бабайлары яшәгән чор атмосферасында булып, шул вакытларның җылысын тойдылар,Татар халкының көнкүрешенә багышланган табышмаклар чишү, мәкальләрне искә төшерү, тизәйткечләр ярышы чарага зур җанлылык өстәде.