Городская библиотека - филиал № 2

"Бәетләр - халкымнын күнел ачабыз"

Элек - электән әби-бабаларыбыз күтәрә алмаслык авыр кайгы-хәсрәт килгәндә күңелләрендә булган әрнү-сагышны, җан иңрәвен бәет-мөнәҗәтләр аркылы тирә-юньдәге кешеләргә җиткергән.

2нче шәһәр китапханәсендә, апалар, әбиләр, укучылар катнашында "Бәетләр- халкыбызның күңел бизәге" дигән әңгәмә чара узды. . Татар халкының рухи байлыгы булган бәетләрдә халкыбызның күңел халәте, җан авазы чагыла. Моны кичәгә килүче һәркем үз йөрәге аша тоеп утырды. Ак яулыклы, күркәм йөзле апалар укыган бәетләрендә үз тойгы-хисләрен белдерделәр, Аларның һәрберсе күңел кылларын тибрәтте, күзләрне яшьләндерде.