Минем шәһәрем
Зәңгәр Чулман буйларында
Үсеп чыкты бер кала.
Ул безнең яшьлек шәһәре
Ул безнең Түбән Кама.
2нче санлы китапханә, 6нчы мәктәп укучылары өчен «Минем шәһәрем» - дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Катнашучылар Түбән Кама тарихы битләре буйлап кечкенә генә сәяхәт кылды. Төбәгебез җирлегендә күпме халык яшәве турында белде.
Китапханәче «Мин яшәгән төбәк» дигән видео-экскурсия уздырды, истәлекле урыннарны һәм һәйкәлләрне күрсәтте, төбәкнең горурлыгы һәм даны булган шәхесләр турында сөйләде.