Мин яшәгән төбәк
Нинди матур безнең шәһәр!
Һәрбер урамның исемендә үзенең хатирәсе, легендасы бар. Төзүчеләр урамы беренче шәһәр төзүчеләре хөрмәтенә аталган.
Бүген, китапханә хезмәткәрләре , яшь китап сөючеләр белән, Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр урамы буйлап сәяхәт иттек.
Яшь китап сөючеләр шәһәрнең күренекле урыннары, урамнары белән таныштылар, шәһәрнең барлыкка килү тарихы турында күп мәгълүмат тыңладылар.