Городская библиотека - филиал № 2

Шигъри дулкын

  21 апрель көнне, 2 нче номерлы шәһәр китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен язучы, берничә китап авторы Гөләндәм Галиева белән танышырга һәм аралашырга мөмкинлек булдырылды. Кичә язучыбызның шигырь юллары белән башланып китте. Очрашу гаҗәеп җылы аралашу рухында узды. Укучыларыбызны авторның кайда тууы һәм укуы, яраткан авторы һәм китабы, яраткан шөгыле кызыксындырды. 
Хөрмәтле кунагыбызның чыгышы кичәне тагын да җанландырды, кайчак шаярткалап , укучыларның күңелен дә күтәрде, шул ук вакытта  аларның бик талантлы булуларына сокланды, сорауларына җавап кайтарды. Язучыбыз белән якыннан аралашу, туган телгә бай мәгълүмат укучылар хәтерендә бер күңелле мизгел булып калды. 
Кичәбез азагында Гөләндәм Галиева укучыларыбызга уңышлар теләде,истәлекле бүләкләр таратты, рәхмәтләрен җиткерде.