Городская библиотека - филиал № 2

Ягез әле кызлар

  2нче номерлы шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре. 6 нчы мәктәптә «Ягез әле кызлар!» дип исемләнгән конкурс - уен программасы үткәрде. Конкурста мәктәпнең кызлары икегә бүлешеп көч сынашты. Күңел ачу программасы сигез конкурстан торды. Кызларга сорауларга җавап бирергә, иҗат сәләтләрен күрсәтергә кирәк булды. Ярыш җиңел булмады. Гүзәл кызларыбыз үзләренең белемле, җитез, зирәк чибәр булуларын исбатладылар.