Городская библиотека - филиал № 2

"Телебез таталы - йөзебез якты"

Дөньяда иң-иң матур ил,
Ул - минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул-минем туган телем.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
Бүген 8нче мәктәп укучылары белән, Халыкара туган тел көненә  багышланган «Телебез татлы – йөзебез якты» интеллектуаль уены узды. Китапханәче татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде. 
Уен барышында яхшы сүзләрне күбрәк кулланырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, тәмле телле булырга кирәклеге әйтелде, «Туган телем – татар теле» исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды.