Городская библиотека - филиал № 2

Без - Җәлил варислары

   Муса Җәлилнең 116 еллыгы уңаеннан агросәнәгать көллияте студентлары белән «Без - Җәлил варислары» дигән темага викторина узды. Студентлар Җәлил иҗат иткән шигырьләрне, аның сүзләренә язылган җырларны тыңлап, викторина сорауларына җавап бирделәр. Электрон презентация ярдәмендә язучының тормышы һәм иҗат юлы турында белешмәләр алдылар.

Муса Җәлилнең үзе әйткәнчә, “үлгәннән соң да үлмәслек булсын“ дип яшәве һәм иҗат итүе буыннардан-буыннарга тапшырыла. Арабызда үзе булмаса да аның шигырьләре әле дә яши һәм яшәячәк.