Городская библиотека - филиал № 2

Яңа ел бизәкләре

    Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу балаларны да, өлкәннәрне дә куандыра, күңелле, тылсымлы могҗизалар тудыра.Һәркем яңа ел бәйрәмнәре алдыннан өен үзенчә бизи, ә соңгы вакытта үз кулларың белән ясалган бизәү әйберләре аеруча популяр. 25 нче декабрь көнне 2 нче санлы шәһәр китапханәсендә осталык сәгате үткәрелде. 
   Иҗат эше вакытында китапханә хезмәткәре яңа ел бәйрәмнәренең гореф-гадәтләре турында сөйләде, яшь китап сөючеләрне яңа ел һәм кыш турында китаплар белән таныштырды.   Балалар матур әйберләр ясарга, фантазияләрен эшкә җигәргә, үз хезмәт җимешләрен күреп куанырга һәм хис-кичерешләрен белдерергә өйрәнде, кул эшләнмәсен бик мавыгып, фантазияләрен эшкә җигеп башкардылар   һәм аны бик шатланып өйләренә  алып кайтып киттеләр.