Городская библиотека - филиал № 2

Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы

  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 6 нчы номерлы мәктәп укучылары белән    «Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы» дип аталган фольклор кичә узды.
   Чарада  укучылар татар халкының милли киемнәре, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, уеннары белән таныштылар. Милли киемнәрнең күптөрлелеге һәм үзенчәлекләре турында электрон презентация карап уздылар. Укучылар татар халкы уеннарында актив катнашты, табышмакларга жаваплар тапты, тизәйткечләр, такмаклар әйтеп көч сынашты. Чараны тәмамлап  китапларга күзәтү ясалды.