Городская библиотека - филиал № 2

Ана теле

2 нче санлы китапханә үткәргән, иҗат һәм аралашу рухы белән тулы булган, «Ана теле» дип аталган әдәби күргәзмә татар һәм башкорт әдәбиятларының классик язучысы- шагыйрь, прозаик, публицист, драматург  Мәҗит Гафурига багышланды. 
 
Яшь китап сөючеләр язучының иҗади тормыш юлы белән танышып кына калмады, ә шул әдәби-тарихи чорның шаһитлары да булды, төрле заманнарның мәдәниятен тирәнрәк тоя алды. Шулай ук автор китапларының үзенчәлекләре һәм барлыкка килү тарихы белән таныштылар, язучының «Мәктәп», «Балалар һәм мәктәп» шигырьләрен укып «Сарыкны кем ашаган» мәсәле белән танышып, һ.б. әсәрләренә күзәтүне тыңладылар.