Мәктәпкә җыенырга булыш
Кайсы гына бала Белем көнен көтеп алмый икән?! Бигрәк тә 1 нче сыйныфка баручылар мәктәпкә барырга алдан ныклап әзерләнәләр.
18 август көнне 2 нче номерлы шәһәр китапханәсендә, китапханә хезмәткәрләре 1 нче сыйныфка укырга керуче балаларга буләк тапшыру акциясе уздырдылар.
Чын күңел белән җыелган мәктәп җыелмалары, иң кирәкле канцелярия кирәк-яраклары, булачак беренче сыйныф укучылары өчен аеруча көтелмәгән бүләк булды. Бу көн барыбыз өчен дә күңелле булды, ә бу көннең иң төп бизәге – балаларның бәхетле елмаюлары иде.
Игелекле эшләр игътибарсыз калмый, алар маяк кебек ярдәм көтүчеләрне яктырталар, ә без балаларга ярдәм итеп, аларга игелеккә ышаныч бүләк итәбез.