Городская библиотека - филиал № 2

Брошка "Лалә"

2 нче номерлы шәһәр китапханәсендә ял көне бик күңелле узды, яшь китап сөюче балалар белән лалә чәчәге төшерелгән брошка ясау буенча осталык сәгате узды. Кәгазьләр, ялтыравык ташчыклар, кайчы һәм келәй ярдәмендә балалар бик  тырышып, осталык, сабырлык, фантазия сәләтләрен эшкә җигеп, кабатланмас һәм һәрберсе үзенчә кызыклы лалә чәчәге ясалган брошка әзерләде. Балаларның йөрәк җылысын, ярату хисен кушып башкарган әлеге кул эшләре әти-әниләренә иң кадерле бүләк булачагына шигебез юк. Яшь китап сөючеләр яхшы кәеф һәм бик матур брошкалар белән кайтып китте!