Городская библиотека - филиал № 2

Безнең уен

Күп телләрне белү –  яхшы шөгыль,

туган телең үги калмаса.

Җанын салып әйткән әткәң сүзен

синең аша балаң аңласа.

 

Кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар ярдәмендә татар теленә мәхәббәт тәрбияләүне бурыч итеп, агросәнәгать көллияте тулай торагында яшәүче студентларның ялларын файдалы һәм күңелле итү максатыннан 2 нче номерлы шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре «Безнең уен» дип аталган татарча интеллектуаль уен үткәрде. Чарада катнашучылар төрле татар халкының милли киемнәрен, татар ашларын, мәкаль- әйтемнәрен искә төшерделәр. Егетләр уенда барысы да теләп бик актив катнашты.