Городская библиотека - филиал № 2

Тукай яши безнең күңелләрдә

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын… Г. Тукай 
  Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан 2 нче номерлы шәһәр китапханәсендә Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган, әдипнең китапларыннан, шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын, эшчәнлеген яктыртып язылган чыганаклардан торган “Тукай яши безнең күңелләрдә” дигән күргәзмә оештырылды. Шагыйрьнең иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнергә теләүчеләрне китапханәбездә көтеп калабыз.