Городская библиотека - филиал № 2

"Халкым җәүһәрләре"

28 март көнне 2 нче номерлы шәһәр китапханәсендә  ял көне бик күңелле узды. Яшь  китап укучыларыбыз вакытларын күңелле, файдалы итеп үткәрү өчен китапханәбезгә җыелдылар.
Барлык балалар да күтәренке кәефтән тыш, яңа дуслар да таба алдылар, кызыклы һәм күңелле вакыт үткәрделәр.
Бүләкләр бирә торган бәйрәмнәр бик күп, ләкин һәрчакта да аны сатып алу мөмкинлеге булмаска мөмкин, ә менә үз кулларың белән ясалган бүләкләр күпкә югары бәяләнә. Татар теленең матурлыгын, халыкның күркәм гореф-гадәтләрен, онытылган милли орнаментларны кире кайтару буенча "Халкым җәүһәрләре" дип аталган мастер-класс узды. Төсле кәгазьләр, кайчы һәм келәй ярдәмендә балалар бик тырышып матур открыткалар тудырды. Яшь китап сөючеләр китапханәдән яхшы кәеф һәм бик матур открыткалар белән кайтып китте!