Городская библиотека - филиал № 2

"Язгы фантазия"

   Үз кулларың белән ясалган бүләктән дә кадерлерәк нәрсә бар? 
Якты, матур һәм назлы бәйрәм - 8 март якынлаша.  Иң якын һәм яраткан кадерле кешеләр өчен бүләк ясау зур шатлык һәм канәгатьлек алып килә. 8 март алдыннан 2 нче номерлы шәһәр китапханәсендә "Язгы фантазия" дип аталган осталык сәгате узды. Бәйрәм алдыннан узган осталык сәгатендә  балалар белән яраткан әниләре турында әңгәмә алып бардык. Чара барышында балалар матурлык тудырырга, фантазия күрсәтергә, үз хезмәтләренең нәтиҗәсенә сөенергә өйрәнделәр. Һәр  бала үз эшен әнисенә бүләк итәр өчен бик тырышып эшләде. Ә эшләнгән эш бер-берсен кабатламады.