Городская библиотека - филиал № 2

Безнең шәһәр тарихы

Туган шәһәребез Түбән Кама белән таныштыруны максат итеп, 26 февраль көнне 6 нчы мәктәп укучыларына "Безнең шәһәр тарихы" дип исемләнгән осталык сәгате узды. Осталык сәгате шәһәрнең  истәлекле урыннары, урамнары турында әңгәмә белән башланып китте. Чараның икенче өлешендә укучыларга китап кыстыргычы ясарга тәгъдим ителде, һәрберсе үз зәвыкларыннан чыгып китап кыстыргычы ясадылар, чын күңелдән иҗат эшенә кереп чумып, вакытның ничек узганын сизми дә калдылар. Һәр укучы бу эшне бик тырышып башкарды, алар ясаган кыстыргычлар бик матур һәм үзенчәлекле, кабатланмас килеп чыкты.