Городская библиотека - филиал № 2

Туган телнең асыл байлыклары

                                                Туган телнең - асыл байлыклары

   Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, Халыкара туган телләр айлыгы кысаларында, 2 нче номерлы шәһәр китапханәсендә педагогия көллияте студентлары өчен “Туган телнең - асыл байлыклары” дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде. Чараны туган тел турында шигырь белән башлап җибәрдек. Татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләдек, милли гореф-гадәтләребезгә тукталдык. Яшь буында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Чарада  «Йолдызлы сәгать» дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды, башваткычлар, уеннар оештырылды.   Шулай ук әлеге чарада телебезгә багышланган китап күргәзмәсе күрсәтелде.  Чара барышында студентлар туган тел турында шигырьләр укыдылар. Соңыннан туган телебезне саклап калу һәм алга таба да үстерү хакында фикер алыштык. Яшьләрнең  татар телебездә саф татарча сөйләшүләренә, телебезне зурлауларына, аларның сәләтләренә карап телебез әле яши һәм яшиячәк дигән нәтиҗә ясадык.