Городская библиотека - филиал № 2

"Кыш бабайның туган көне"

18 ноябрьдә Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көннен башлап Кыш бабайның туган ягында беренче кышкы салкыннар башлана. Һәм бүген без 6нчы мәктәп укучылары белән кыш, Кыш бабайга һәм Яңа елга багышланган интеллектуаль уен үткәрдек. Барлык сораулар да бик кызыклы, әмма иң популяр "Кара тартма" иде. Балалар бик актив булды. Чарада 22 кеше катнашты.