Городская библиотека - филиал № 2

"Сүзләр, сүзләр ни сөйли?.."

Быел язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рашат Мияссәр улы Низамиевка 70 яшь тулды, шул уңайдан бездә "Сүзләр, сүзләр ни сөйли?.." дип исемләнгән китап киштәсе эшләп килә. Күргәзмәдә авторның төрле вакытларда басылып чыккан китаплар урын ала. Аның иҗаты белән кызыксынучыларны үзебездә көтеп калабыз.