Городская библиотека - филиал № 2

"Без шат күңелле артистлар"

Кичә Г.Тукай исемендәге шәһәр паркында, 25 мартта билгеләп утелүче мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган, "Без шат күңелле артистлар" дип исемләнгән чара узды. Бәйрәмдә 36 нчы урта гомуми белем бирү мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Яшүсмәрләр "Театр белгечләре", "Театр", "Иҗат", "Табылдык бюросы" һ.б. станцияләрдә булдылар. Һәр станциядә аларны кызыклы һәм күңелле биремнәр көтте, балалар бик актив иде һәм барлык вазифаларны үтәделәр. Чарада 18 кеше катнашты.