Городская библиотека - филиал № 2

"ТАССР оешуга 100 ел"

Быел республикабыз оешуга 100 ел тула, шуңа бәйли рәвештә бездә берничә чара планлаштырылган һәм шуларның берсен без 9 нчы сыйныф укучылары белән бергә уздырдык. Әлеге чарада республикабызның тарихы турында сөйләдек, шулай ук кызыклы фактлар искә алдык. Мәгълүмат сәгате ахырында Татарстан республикабызга багышланган кроссворд чиштек. Әлеге мәгълүмат сәгаттә балалар бик зур кызыксыну белән катнаштылар, барлыгы 11 кеше иде.