Городская библиотека - филиал № 2

"Шомырт чәчәк атса..."

1 гыйнварда шагыйрә Нурия Халит кызы Измайловага 70 яшь тулды, шул уңаеннан безнең китапханәдә "Шомырт чәчәк атса..." дип исемләнгән китап киштәсе эшләп килә. Әлеге киштәдә шагыйрәнең төрле вакытты басылып чыккан китаплар урын ала. Нурия Измайлова иҗат иткән шигырьләр, хикәяләр, повестьләр һәм проза белән танышырга мөмкин. Шулай ук аның тормышы турында да мәгълүмат бар.