Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"Яман гадәтләрдән сак булыйк!"

 15 ноябрь көнне китапханәдә 9 сыйныф укучылары өчен әхлак дәресе булып үтте. Кеше ни өчен яман гадәтләргә тартыла соң? Яман гадәтләргә китергән сәбәпләрнең булуы мөмкинме? Әнә шундый сорауларга җавапны укучылар белән бергәләп эзләдек. Яшәешебездә киң таралган ямьсез күренешләрне яктырткан татар әдәбияты китапларына күзәтү ясадым.