Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

Ат саклаганда

"Дөньяда иң тәмле ризык нәрсә?- дип сорасаң, Галәү бабай ике дә уйлап тормыйча, учак көлендә күмеп пешерелгән бәрәңге дияр. Андый бәрәңгене Галәү бабай гына түгел, ат сакларга килгән малайлар да үлеп ярата. Г Сабитовның "Айбаш" хикәясендә язылган вакытларга сәяхәт кылып, мавыктыргыч атмосферага чумдык. Атлар турында кызыклы фактлар,бәрәңгегә бәйле гаҗәп хәлләр белән кызыксындык. "Ат саклаганда" әдәби кичә учак янында үткәрелде һәм учак көлендә пешерелгән бәрәңге ашау, күңелдә матур тәэсир калдырды.