"Дуслык йорты төзибез"
Язучы Э. Успенскийның "Крокодил Гена һәм аның дуслары " китабы буенча үткәрелгән кичәгә төп геройлар үзләре дә килде. Алар белән булган вакыйгаларны китаптан укып һәм мультфильмны карап таныштык. Кичәдә уйнаган тренинг-уеннар да дуслыкка этәргеч бирде.Әлеге китап бүгенге көндә дә балалар тарафыннан яратып кабул ителә.