Акция "Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне "
Төрле сәбәпләр аркасында инвалидлыкка дучар булган кешеләрнең өйләренә йөреп хөлләрен сорашып,нинди -дә булса ярдәмгә мохтаҗ түгелме икәнлекләрен белештек. Алар белән әңгәмәләр кордык , китапханәче китап ,журналлар тәъдим итте ,кычкырып гәҗитләр укыды ,клуб мөдире теләгәннәрнең чәчләрен кисте. Бу көнне шул рәвешле 10 йортта булдык. Барлык өйдә дә безгә изге теләләрен теләп рәхмәт әйтеп калдылар.