Городская библиотека - филиал № 1

Төзелеше

                                          Абонемент.

    Монда Сезне үз һөнәрләренең осталары каршы алыр. Сезгә төрле тармаклар буенча әдәбият, матур әдәбият һәм шигърият басмалары тәкъдим ителер. Теләгән һәр китапны өйгә алу мөмкинлеге дә бар.

 

                                          Уку залы.

    Уку залында кулланучыларга төрле басмалар белән эшләү мөмкинлеге тудырыла. Монда Сезнең карамакта энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр, яңа уку әсбаплары, вакытлы матбугат басмалары.

    Залда төрле темаларга китап күргәзмәләре эшли.

    Китапханәгә килгән һәрбер кулланучы хезмәткәрләр тарафыннан шәхси якын килүне тояр һәм үзенә кирәк булган мәгълүматны табу буенча күрсәтмәләрне һәм ярдәмне  тулысынча алыр.

    Китапханә хезмәткәрләре яңа кулланучыларны җәлеп итү һәм китап фондын киңрәк ачу максатыннан төрле кызыклы чаралар үткәрәләр. Алар: әдәби кичәләр, хокук һәм батырлык дәресләре. Шулай ук китап күзәтүләре, әңгәмәләр, электрон прентацияләр, викториналар да кулланучыларда зур кызыксыну уята.