Городская библиотека - филиал № 1

Китапханә тарихы

    Түбән Кама шәһәре тарихы 1961 елдан башлана. Шул ук елның көзендә Төзүчеләр бистәсендә 1-нче шәһәр китапханәсе ачыла. Китапханәнең мәйданы 19 кв. м. була,  ә беренче китапханәчеләр Леднева һәм Әхәтовалар була. 1961 елның 35 эш көне күрсәткечләре түбәндәгечә була: 262 китап укучыга 1053 данә китап бирелгән. Баштагы китап фонды 2217 данә белән ачылган китапханәнең ярты елда  фонды 7218 данәгә, ә китап укучылар саны 705 кә, китап бирү саны 8097 гә җитә.

    1962 елның ахырында китапханә 40 кв.м. лы баракка күчерелә. 1962 елдан 1968 елга кадәр китапханәне Нәфикова М.Г., ә 1968 елдан 1976 елга кадәр Иванова М.С. җитәкли.

    Китапханәләр берләшмәсе төзелгән 1976 елда 1-нче шәһәр китапханәсенең мәйданы 90 кв.м., китап фонды 25092 данә, ә китап укучылар саны 3000, китап бирү саны 55000 гә җитә.

    Төзүчеләр бистәсендә эшләгән шәһәр китапханәсенә берничә тапкыр бер барактан икенчесенә күчәргә туры килә. Китапханәнең җитәкчеләре дә алышынып тора. Менә алар:

-Заречнева Валентина Петровна – 1976-1978 еллар;

-Лапенкова Валентина Егоровна – 1978-1982 еллар;

-Савельева Людмила Кондратьевна – 1982-1987 еллар;

-Вдовкина Резеда Салиховна – 1987-1995 еллар.

    1995 елда китапханә 4нче мәктәпнең икенче этажына күчерелә. Бу чорда 4 кешедән торган коллективны тәҗрибәле китапханәче Шәкүрова Корбанбикә Хәсиятовна җитәкли. Китапханәдә гөрләп туган якны өйрәнү клубы “Әллүки” эшли, 7 китап бирү пункты оештырыла.

    2000 елдан, Корбанбикә Хәсиятовна пенсиягә киткәч, китапхапханәне Шаһисолтанова Резеда Равилевна җитәкли. Китапханә тулы канлы тормыш белән эшләвен дәвам итә, заман белән бергә атлый.

    2004 елның 1 нче сентябреннән 4-нче мәктәптә Кадетлар мәктәбе үзенең эшен башлап җибәрә. Китапханә тормышы тагын да җанлана. Яшь кадетлар китапханәнең актив укучылары булалар, үткәрелгән чараларда теләп катнашалар.

    2008 ел китапханә тарихында яңа сәхифә буларак истә калды. 1-нче китапханә шәһәргә күчерелә. 1нче декабердән китапханә китап укучыларына үзенең ишекләрен яңа  Вахитов проспекты, 7 нче йорт адресы буенча ачты.

    Китапханәне тәҗрибәле белгеч Сибгатуллина Елизавета Ивановна җитәкли башлый (китапханәдә эшләү стажы 34 ел).

        Яңа коллективта эшләүчеләр:

- Әюпова Лилия Рәүф кызы–уку залының әйдәп баручы китапханәчесе

- Газетдинова  Ләйсән Мансур кызы – уку залы китапханәчесе

- Медетова Линара Илхам кызы– абонемент китапханәчесе;

 2015 елның 1 нче январенә китапханәнең китап фонды 16196 данә китап тәшкил итә, 50 исемдә вакытлы матбугат басмалары килеп тора, аларның 14 те татар телендә.

    2011 елдан яңа технологияләрне киңрәк куллану максатыннан Татарстан Республикасының федераль программасы нигезендә китапханәдә бушлай интернет эшли башлады. Ул кулланучыларга яңа мәгълүмәти киңлекләрдә эшләргә ярдәм итә.

    Китапханә район һәм шәһәр, 9 нчы микрорайон җитәкчелеге (СТОС) белән тыгыз бәйләнештә эш алып бара. Шулай ук микрорайонда урнашкан Балалар йорты, “Милосердие” савыктыру үзәге, 11,12,16 нчы мәктәпләр, 1-нче татар гимназиясе белән һәрдаим эшли.

    2014 елдан китапханәдә  “Подари себе радость” дигән пенсионерлар клубы эшли. Клубның төп юнәлеше – сәламәт яшәү рәвеше.

    Китапханәдә һәр кулланучының шәхси үзенчәлекләрен истә тотып эш алып барыла. Монда эшләүчеләрнең төп максаты һәр кулланучыга үз таләпләренә җавап бирүче басманы табып бирү, китап укучының игътибарын бүгенге көндә актуаль басмаларга юнәлтү. Шул максаттан чыгып һәр яңа китап укучы белән аның яратып укыган китаплары, авторлары, темалары турында тирәнтен әңгәмә алып барыла, китапханәнең фонды, эш юнәлешләре,  алына торган вакытлы матбугат исемлеге турында мәгълүмәт бирелә.