Городская библиотека - филиал № 1

Сайлаулар-2015

1-нче китапханә хезмәткәрләре “Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка” дигән китап күргәзмәсе белән 16-нчы мәктәптә урнашкан №2211 сайлау участогына чыктылар. Сайлаучыларга тәкъдим ителгән 20 китапның сигезен алдылар. Шулай ук китапханәгә 17 чакыру кәгазе өләштеләр, бер үк вакытта “Хәзерге Рәсәй язучыларының кайсы белән очрашырга теләр идегез?” дигән сорау алу үткәрделәр. Түбәнкамалалыларның иң күрәселәре килгән язучыларыннан Евгений Евтушенко һәм Дарья Донцовалар булды.